Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов соцчелтәрдә иң еш искә алына торган җитәкчеләр унлыгына кергән
Рейтинг “Twitter”, “ВКонтакте”, “Facebook”, интернет-форумнарда һәм блогларда төбәк башлыкларын искә алу буенча төзелгән.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Интернетта иң еш искә алынган Россия төбәкләре башлыклары унлыгына кергән, дип хәбәр итте “Медиалогия” компаниясе матбугат хезмәте.
Рейтинг 2018 елның феврале өчен төзелгән. Анда Федерация субъектларының җитәкчеләре кергән. Рөстәм Миңнеханов җиденче урынны били. Лидерлар рәтендә Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев бар.
Губернаторлар рейтингында яңа исемнәр дә бар, алар - Владимир Васильев (Дагыстан), Егор Борисов (Саха-Якутия), Александр Дрозденко (Ленинград өлкәсе), Глеб Никитин (Түбән Новгород өлкәсе), Наталья Комарова (Ханты-Мансийск автоном округы - Югра) һәм Андрей Тарасенко (Приморск крае).
Бәйсез тикшеренүләр алып баручы Россиянең “Медиалогия” компаниясе рейтингны Интернетта Россия төбәк башлыклары искә алыну саны буенча төзегән. Шул ук вакытта Twitter, “ВКонтакте”, “Одноклассники”, Facebook, Instagram, YouTube һәм Telegram социаль челтәрләрендә, интернет-форумнарда һәм блогларда хәбәрләр дә исәпкә алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз