news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Бәхрәйн KazanSummit катнашучылары белән очраша

Аерым алганда, Татарстан Президенты Малайзия эшкуарлыкны үстерү министры һәм Россиядәге Бәхрәйн илчесе белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Бәхрәйн KazanSummit катнашучылары белән очраша
архив

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Бәхрәйн KazanSummit XI халыкара икътисади форумында катнашучылар белән берничә шәхси очрашу уздырачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Графикка Согуд Гарәбстаны Баш инвестиция идарәсе җитәкчесе белән очрашу кертелгән. Малайзия эшкуарлыкны үстерү министры, Бәхрәйн ислам эшләре буенча югары совет президенты һәм Россиядәге Бәхрәйн илчесе, шулай ук безнең тышкы сәяси ведомство вәкилләре белән очрашу көтелә. Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре шулай ук KazanSummitта катнашачак», - диде ул.

Галимова юбилей саммитына рекордлы санда катнашучылар киләчәк - 60 илдән 3000гә якын кеше була, диде. Чарага Россиядә ислам дөньясы илләренең 25 Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе чакырылган. Алар белән Татарстан Президенты шулай ук шәхси очрашу уздырырга планлаштыра.

«Рөстәм Нургалиевич, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе буларак, ислам дөньясы илләре белән эшләүгә зур игътибар бирә, шуңа күрә саммит кысаларында KazanSummit катнашучылары белән бик күп шәхси очрашулар каралган», — диде Казан Кремле вәкиле.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» XI халыкара икътисади форумы 24 апрельдә старт ала. Ул беренче тапкыр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100