news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Силуановтан субсидияләр мәсьәләсен контрольда тотуны сорады

Татарстан Президенты 2017 ел бюджеты турында фикерләшкәндә бюджет кредитлары белән бәйле сораулар барлыгын белдерде.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). 2017 елга Татарстан бюджетында социаль йөкләмәләрнең барысын да үтәү каралган. Шул ук вакытта бюджет кредитларына бәйле мәсьәләләр кала бирә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Финанслар министрлыгы, Россия федераль салым хезмәтенең һәм Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәләренең уртак коллегия утырышында шулай дип белдерде.

Республика лидеры билгеләп үткәнчә, Татарстанның киләсе ел бюджеты 7,6 миллиард сум дефицит белән формалашкан. Керемгә салым буенча артыгын түләгән акча бар, 1 декабрь белешмәсе буенча, - 6,6 миллиард сум, диде ул.

“Мәҗбүри медицина иминиятләштерү федераль фондыннан субсидияләр буенча сораулар кала бирә. Бу мәсьәлә чишелешен тапмады. Сезне шуны шәхси контрольга алуыгызны сорыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашкан Россия финанслар министры Антон Силуановка.

news_right_1
news_right_2
news_bot