Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Швейцариянең Икътисад һәм фән департаменты башлыгы белән очрашты
Очрашу WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең икътисад, фән һәм фәнни тикшеренүләр федераль департаменты башлыгы Ги Пармелен белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.
«Рөстәм Миңнеханов Ги Пармеленга Казанга ярышларга җибәрелгән мәртәбәле делегация өчен рәхмәт белдерде. WorldSkillsта Швейцарияне 41 спортчы, 43 эксперт һәм 9 техник белгеч тәкъдим итә», - диелә хәбәрдә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия-Швейцария мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Швейцария белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. Бүген Швейцария бизнесы вәкилләре Татарстан компанияләре белән фармацевтика, төзелеш, компрессорлар һәм коммуналь техника җитештерү юнәлешләрендә эшлиләр.
«Безнең товар әйләнеше әлегә зур түгел — 112 млн доллар», - диде республика җитәкчесе. Әмма, аның сүзләренчә, Татарстанның сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү өчен кирәкле потенциалы бар.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Ги Пармелен WorldSkills Kazan 2019 оештырылуын югары бәяләгән һәм чемпионат инфраструктурасы сыйфатына аерым игътибар биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз