news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Шойгуның күргәзмәсе турында: Болар барысы да ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен

Республика җитәкчесе фикеренчә, Шойгу — уникаль кеше.

Миңнеханов Шойгуның күргәзмәсе турында: Болар барысы да ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен
Владимир Васильев

(Казан, 21 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия оборона министры, Рус география җәмгыяте президенты Сергей Шойгуның картиналар һәм агачтан эшләнмәләр күргәзмәсе Казанда беренче тапкыр ачылды. Экспозицияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. 

«Мин Сергей Шойгуның бик талантлы икәнен белә идем, ләкин әйдәп баручы осталар белән көндәшлек итәрлек дәрәҗәдә икәнен белми идем. Бүген аптырап калдым. Чыннан да, талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы. Һәм аның барлык эшләре — җанлы», — дип, күргәзмәдә булганнан соң, журналистлар белән уртаклашты ТР Президенты.

Миңнеханов белдергәнчә, анда да Шойгуның картинасы бар, аны аңа автор үзе бүләк иткән. «Аның кабинетында агачтан ясалган эшләнмәләрне күрдем, ләкин аның эш күләме дә шулкадәр зур дип уйламаган идем, — дип өстәде ул. Дөнья дәрәҗәсендәге бик җитди эшләр».

Республика җитәкчесе фикеренчә, Шойгу — уникаль кеше. «Мондый кешеләр бик аз. Бу үз иленең, ватанының патриоты. Мин аның Себерне яратканын беләм. Үз илеңне ул эшләгәнчә яратырга кирәк», — диде ТР Президенты.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100