news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Шаян ТВ» турында: Сез халкыбыз, киләчәгебез өчен зур эш алып барасыз

Татарстан Президенты балаларның кызыклы сорауларына җавап бирде.

Миңнеханов «Шаян ТВ» турында: Сез халкыбыз, киләчәгебез өчен зур эш алып барасыз
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында Рөстәм Миңнеханов «Шаян ТВ» телеканалы балалары белән элемтәгә чыкты. Ул балаларның сорауларына җавап бирде һәм «Шаян ТВ» телеканалының халык һәм киләчәк өчен зур эш алып баруын әйтте.

«Без сезнең каналны бик шатланып карыйбыз, каналны бик яраталар. Балалар булсагыз да, зур эш алып барасыз. Безнең халкыбыз, киләчәгебез өчен зур эш алып барасыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент шулай ук балаларның кызыклы сорауларына җавап бирде. «Кыш бабайдан нәрсә сорыйсыз?», — дигән сорауга ул Кыш бабай функцияләрен үзе үтәве турында әйтте. Хоккей уены белән машина узышы арасында сайлаганда, Рөстәм Миңнеханов машиналарны сайлады. Шулай ук Президент балалар сорауларына җавап биреп, Илон Маск кебек космоска очарга теләмәвен, монда эшләр күп булуын әйтте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100