news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Шаян ТВ» алып баручысына: Сез - безнең киләчәгебез, без сезгә таянабыз

Татарстан Президенты фикеренчә, балалар телеканалын булдыру милләтне, телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Миңнеханов «Шаян ТВ» алып баручысына: Сез - безнең киләчәгебез, без сезгә таянабыз
tatarstan.ru

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясендә быел республикада эшли башлаган «Шаян ТВ» телеканалы турында фикерен белдерде. Ул «Шаян ТВ»ның яшь алып баручысының телеканал турындагы соравына җавап бирде.

«Милләт, тел һәм гореф-гадәтләргә карата карашлар балачакта формалаша. Кызганыч, хәзер безнең авылларда халыкның 25 проценты гына яши. Шәһәрдә мондый традицияләр юк, аралашу нигездә рус телендә бара», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халыкның гореф-гадәтләрен уен формасында бирергә кирәк. Балалар каналы нәкъ менә шушы максатны күздә тота.

«Сез - безнең киләчәгебез, без сезгә таянабыз. Без картайганда милләтебез югалмас, милли традицияләр сакланыр дип ышанабыз. Каналны ачканда без шул хакта уйладык. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәрсез дип ышанабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу вакытында журналист һәм «Шаян ТВ» алып баручысы, 13 яшьлек Илназ Абдрахманов Президентка бүләк тапшырды. Канал исеменнән ул Рөстәм Миңнехановка плед, пазл, ручка, блокнот һәм магнитик булган җыелма бүләк итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100