Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Шәймиевне үзмәшгуль булырга үгетләве турында шаян видео интернетта таралды
Татарстан һөнәри керемнең 4 проценты күләмендә салым кертелгән пилот төбәкләр исемлегенә керде.
(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Telegram-каналларның берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов турында шаян видео чыкты. Анда Минтимер Шәймиевне үзмәшгульләр сафына керергә үгетлиләр.
Сценарий буенча, Дәүләт Киңәшчесе Болгарга күчәргә һәм республика халкын яңа җитештерелгән азык-төлек белән сөендерер өчен фермер булырга карар кылган. Минтимер Шәймиев шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә теләвен әйтә, Татарстан Президенты Дәүләт Киңәшчесенә “Минем салым” сервисында теркәлү ярдәмендә үзмәшгуль булырга киңәш итә.
Хат язышканда Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Татарстан Президентына Татарстанда сервис ярдәмендә көн саен дистәләгән үзмәшгуль теркәлә, ә проектның файдасы турында мәктәп укучылары да белә, дип хәбәр итте.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шушы чатта татарстанлыларның тикшерүчеләрдән шикләнеп, күпләп теркәлергә куркуларын язган. "Мин, киресенчә, аларның барысын да күрәм, шуңа да йөрмим. Барысы да автоматлаштырылган", - дип җавап бирә аңа Сафиуллин.
"Минтимер абый, әйдә мин сине үзем терким", – дип яза сюжет азагында Татарстан Президенты. "Ярар, рәхмәт”, – дип җавап бирә Минтимер Шәймиев.
- Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 2019 елның 4 мартына республикада үзмәшгульләр статусында 4,1 меңнән артык кеше теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз