Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Шәһәр яны проблемасын системалы рәвештә хәл итмәсәк, авыр булачак
Казанда бүген Шәһәр думасының 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган утырышы узды.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Казанны үстерү мәсьәләләрен, юллар төзүне, эш урыннары һәм социаль инфраструктураны исәпкә алып, комплекслы рәвештә хәл итәргә кирәк. Бу факторларны исәпкә алып, Татарстанда булдырылган Пространстволы үсеш институты ярдәм итәргә тиеш.
«Шәһәр яны проблемасы һәрвакыт булды. Хәзер ул артты, чөнки бик күп торак төзелә, без Казан агломерациясе турында сөйлибез… Без әлеге программаларны комплекслап карамыйча бик күп хаталар ясадык. Пространство үсеше институты безгә бик кирәк. Соңга калуыбызга карамастан, бу институт эшләп китәргә тиеш», -диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр думасы сессиясендә.
«Транспорт схемасы, җитештерү нокталары кайда? Карагыз әле, кешеләрнең хәрәкәт итүләре ничек бара? Иртән барысы да Казанга килә, эштән соң кире кайталар. Әгәр без бу бурычларны системалы рәвештә хәл итмәсәк, бик катлаулы булачак», — диде ул.
Татарстан Президенты Казан шәһәр яны үсешендә, шул исәптән мәгариф учреждениеләре төзелеше буенча да ялгышлар ясалуын таныды.
«Тулаем алганда, хәзер ил буенча мәктәпләр төзелеше турында сүз бара. Без 10 ел элек бу проблеманы хәл итә башладык, әмма әлегә ахыры юк. Балалар бакчалары буенча да мәсьәлә катлаулы. Әмма бу мәсьәләләр белән шөгыльләнмәячәкбез дигән сүз түгел. Әлбәттә, эшлибез. Иң мөһиме — без кая хәрәкәт итәргә кирәклеген төгәл аңлыйбыз», — диде республика җитәкчесе.
Казанда бүген Шәһәр думасының 2021 ел нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган утырышы узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз