news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Шәһәр көнендә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварының икенче өлешен ача

Бәйрәм чараларында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнашыр дип көтелә.

Миңнеханов Шәһәр көнендә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварының икенче өлешен ача
архив

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәһәр көнендә, 30 августта, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән бергә Казанда «Ак чәчәкләр» бульварының икенче өлешен һәм Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең элеккеге генераль директоры Виталий Копыловка бюст ачарга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Россия Президенты Владимир Путин бөек авиатөзүченең истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән чыккан иде. Быел заводта предприятие хезмәткәрләре белән очрашу вакытында ул шул хакта әйтте», - диде Галимова.

Моннан тыш, ТР Президенты һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ишегалды бәйрәмендә булыр, «Ак чәчәкләр» бульварының икенче өлешен ачуда катнашыр, Kazan City Racing автомотошоуында катнашучыларны сәламләр, ат чабышларын һәм Tat Cult Fest заманча татар музыкасы фестивален тамаша кылыр дип көтелә, диде ул.

Кичкә таба рәсми затлар «Карусель» телеканалының «Төп геройлар 2019» илкүләм балалар премиясен тапшыру тантанасында катнашачак, дип сүзен йомгаклады Галимова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100