news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Сетевая компания»нең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад тыңлады

Татарстан Президенты республиканың эре компанияләре җитәкчелеге белән очрашулар уздыруны дәвам итә.

Миңнеханов «Сетевая компания»нең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад тыңлады
tatarstan.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашу үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрдиев компаниянең 2019 елдагы җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнары турында сөйләде.

Мәсәлән, 2019 елда Татарстанда 110 кВ басымлы беренче цифрлы подстанция «Портовая» эшли башлады. Киләчәктә тагын берничә цифрлы энергия объекты төзү планлаштырыла. Шулай ук Татарстанда 220 кВ көчәнешле иң борынгы «Зеленодольская» подстанциясен реконструкцияләү тәмамланды, Гомумподстанция идарә пунктның яңа бинасы төзелде, 220 һәм 110 кВ ачык бүлү җайланмалары төзелеше тәмамланды. Бүлү челтәренә интеллектуаль технологияләрне кертү буенча киң күләмле программаны гамәлгә ашыру башланды.

«Очрашу барышында кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру максатларында челтәрләрне алга таба яңарту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», — диделәр Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, вице-премьер — Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнашты.

Татарстан Президенты республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар сериясен дәвам итә. Элегрәк мондый очрашулар КАМАЗ, «ТАИФ», «Татнефть» һәм меңләгән хезмәт коллективлары булган башка компанияләр җитәкчелеге белән узды.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100