Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Сергей Абрамов белән оборона-сәнәгать комплексы заводлары турында сөйләште
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростех дәүләт корпорациясенең гадәти кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия кластерының индустриаль директоры Сергей Абрамов белән очрашты, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуда Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан граждан билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүне үстерү мәсьәләләре каралды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

Искәртеп үтргә кирәк, элегрәк Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2030 елга оборона-сәнәгать комплексына граждан билгеләнешендәге продукция өлешен 50 процентка кадәр җиткерергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз