news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрына Diamond Princess пациентлары турында сөйләде

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанга эш сәфәре белән килде.

Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрына Diamond Princess пациентлары турында сөйләде
tatarstan.ru

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты. Президент аңа Diamond Princess круиз судносыннан Казанга китерелгән туристларның (алар бүгенге көндә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә карантин уза) хәле турында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов министрга Казанга эвакуацияләнгән гражданнар өчен тиешле санитария-эпидемиология чаралары һәм уңайлы шартлар тәэмин итү буенча республикада нинди эшләр оештырылуы хакында сөйләде. ТР Президенты үзенең һөнәри бурычын лаеклы төстә үтәгән медицина персоналының (алар 14 көн дәвамында паиентлар янында булып, аларга даими кайгыртучанлык күрсәтте) ролен аерым билгеләп үтте», — диде Галимова.

Үз чиратында, РФ сәламәтлек саклау министры республиканың санитария-эпидемиология чараларын тәэмин итүдә зур оешканлык күрсәтүен, шулай ук медицина персоналының югары квалификацияле булуын билгеләп үтте.

«Татар-информ» агентлыгы февраль ахырында Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы белән Diamond Princess круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә Covid-2019 коронавирусы ачыклана) Россиянең сигез туристын китерүләре хакында хәбәр иткән иде инде.


news_right_1
news_right_2
news_bot