news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов сәүдә челтәрләрен эшкуарларга товарны өйгә китерүдә ярдәм итәргә чакырды

ТР Президенты эшкуарлар өчен оештырылган онлайн-семинарда катнашты.

 Миңнеханов сәүдә челтәрләрен эшкуарларга товарны өйгә китерүдә ярдәм итәргә чакырды
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур сәүдә челтәрләре вәкилләренә кулланучыларга товарларны өйгә китереп бирүне оештыруда кече бизнеска ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов курьер хезмәте яхшы җайга салынган зур сәүдә челтәрләре вәкилләренә төрле кыенлыклар кичерүче зур булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү һәм үзара тәҗрибә уртаклашу үтенече белән мөрәҗәгать итте», — диде Галимова.

Бүген ТР Президенты «Кыстыбый» тиз туклану челтәре рестораннарының берсендә булды, биредә әзерләнгән ризыкларны кулланучыларның өенә китереп бирү хезмәте җайга салынган. Рөстәм Миңнехановка онлайн-заказның ничек рәсмиләштерелүен күрсәттеләр. Республикадагы башка рестораторларның әлеге бурычны ничек хәл итүен ачыклау өчен, ТР Президенты видеоэлемтә режимында җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкилләре белән аралашты.

Бүген Татарстанда эшкуарлар өчен тәүге онлайн-семинар узды. Анда бизнесменнарга коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүгә бәйле рәвештә кертелгән чикләү шартларында сатуларның күләмен киметмәү юллары хакында сөйләделәр. Онлайн-семинарда 1 меңнән артык кеше катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100