Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Россиянең топ-50 медиаперсоналары исемлегенә керде
Россия массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча лидерлар өчлегенә Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин кергән.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Медиология» версиясе буенча Россиядәге 50 персона исемлегенә керде. Бу хакта компания сайтында хәбәр ителә.
Миңнеханов рейтингның 23нче урынын алган, ул Россия массакүләм мәгълүмат чараларында 119 333 тапкыр телгә алынган. Әлеге исемлектә аның белән янәшә Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл урнашкан.
Исемлекнең абсолют лидеры — Россия Президенты Владимир Путин. Массакүләм мәгълүмат чараларында аны телгә алулар саны якынча 4 млн булган. Өчлеккә шулай ук Премьер-министр Михаил Мишустин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз