news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россия вице-премьерының губернаторлар белән сөйләшүендә катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе рәисе булып тора.

Миңнеханов Россия вице-премьерының губернаторлар белән сөйләшүендә катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимовның губернаторлар – Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзалары белән очрашуында катнашты. Яклар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төбәк вәкилләре урыннарда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, башка мәсьәләләргә кагылдылар. Шулай итеп, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төбәк әһәмиятендәге юллар норматив хәлгә китерелергә, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары ике тапкыр кимергә тиеш», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Төп юнәлешләр булып, үзебезнең эшләнмәләр нигезендә мәгълүматлар тапшыруның цифрлы инфраструктурасын булдыру; цифрлы икътисад тармагында эшләү өчен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү; мәгълүматларны тапшырганда, эшкәрткәндә, саклаганда илебез эшләнмәләре нигезендә мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү, гражданнар мәнфәгатьләрен яклауның гарантиясе тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100