news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россия субъектлары җитәкчеләре белән Путин уздырган киңәшмәдә катнашты

Киңәшмә барышында дәүләт башлыгы Covid-19 белән бәйле вазгыятькә кагылышлы берничә белдерү ясады.

Миңнеханов Россия субъектлары җитәкчеләре белән Путин уздырган киңәшмәдә катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия лидеры Владимир Путинның РФ субъектлары җитәкчеләре белән Covid-19 таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча онлайн-киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә барышында дәүләт башлыгы берничә мөһим белдерү ясады. Әйтик, эпидемиологик хәлнең начар булуы сәбәпле, эшләми торган көннәр 11 майга кадәр озайтылды.

Шулай ук дәүләт башлыгы Хөкүмәткә, Роспотребнадзорга, Дәүләт Советының эш төркеме белән берлектә, бер атна дәвамында чикләү режимнарыннан этаплап чыгу юллары параметрларын әзерләргә кушты.

«Кайбер төбәкләрдә катгый режимны сакларга яки хәтта көчәйтергә, ә кайберләрендә, барлык куркынычларны исәпкә алып, аны йомшарту ягына хәрәкәт итәргә кирәк булачак», - дип искәртте Президент.

Ул коронавирус пандемиясенең катлаулы шартларына карамастан, илебез сәнәгате ресурсларын мобилизацияләргә мөмкин булды, диде. Шуның аркасында ИВЛ (үпкәгә ясалма сулыш алдыру) аппаратларын чыгару берничә тапкыр артты, ә май аенда 2,5 мең данә эшләп чыгару планлаштырыла.

Нульдән башлап коронавирусны дәвалаганда кирәк булган күп кенә дару препаратларын күпләп җитештерү җәелдерелде. Ә март-апрель айларында тест-системаларны чыгару тугыз тапкыр арттырылган, шуның аркасында көнгә 150 меңгә якын тикшеренү үткәрелә.

Шулай ук планны арттырып койка фонды әзерләнгән — бүгенге көндә илдә 116 мең махсус койка урнаштырылган.

«Без алдан эшләргә тиеш, һәм, кирәк булса, кичекмәстән төбәкләрдә махсуслаштырылган койкаларны өстәмә җәелдерү буенча чаралар күрергә тиеш. Хәзер булдырылган резерв киләчәктә дә җитмәскә мөмкин. Вакыйгалар үсешенең теләсә нинди сценариен күз алдында тотарга һәм теләсә кайсы сценарийга әзер булырга кирәк», — дип искәртте Путин.

Моннан тыш, Россия Президенты якын арада Хөкүмәткә икътисадка һәм гражданнарга ярдәм итүнең чираттагы кичектергесез чаралары пакетын эшләргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100