news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия Президенты киңәшчесе белән гражданнар хокуклары турында фикер алышты

Казанда Михаил Федотов ЮНЕСКО кафедрасының Бөтенроссия конгрессында катнашты.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәт Йортында Россия Президенты киңәшчесе, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча Совет рәисе Михаил Федотов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов һәм Федотов хокукларны һәм ирекләрне саклау, үтәү, шулай ук ЮНЕСКО белән хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты.

Казанда дәүләт башлыгы киңәшчесе ЮНЕСКО кафедрасының Бөтенроссия конгрессында катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot