news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия һәм Беларусь Премьер-министрлары сөйләшүләрендә катнаша

Бүген Беларусьтан Татарстанга беренче рейс ясалды.

Миңнеханов Россия һәм Беларусь Премьер-министрлары сөйләшүләрендә катнаша
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Беларусь Премьер-министрлары катнашындагы сөйләшүләрдә катнаша.  Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Очрашуда Михаил Мишустин коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрдән соң турыдан-туры авиаочыш җайга салынганын әйтте. Аның сүзләренчә, бүген Беларусьтан Татарстанга беренче рейс ясалды.

Беларусь Премьер-министры Казанда кабул иткән өчен рәхмәт әйтте.

«Бүген бөтен Белоруссия делегациясе Татарстанга килү мөмкинлегенә ия булды, ул безнең төп партнерларыбызның берсе», — диде Роман Головченко.

Россия һәм Белоруссия Премьер-министрлары Татарстанга Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot