news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебезнең көчен арттыруга юнәлдерелгән

Татарстан Президенты төзәтмәләр өчен татарстанлыларның күпчелеге тавыш бирүен әйтте.

Миңнеханов: Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебезнең көчен арттыруга юнәлдерелгән

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебезнең көчле булуына, гореф-гадәтләрдәге кыйммәтләрне саклауга һәм гарантияләүгә юнәлдерелгәнлеген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә сөйләде.

«Россия Конституциясендәге төзәтмәләр өчен күпчелек татарстанлылар тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре халыкның Россия Президенты Владимир Путинга ышанычын тагын бер кат дәлилләде», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов 11 — 13 сентябрьдә узган Татарстан Президенты һәм депутатлар сайлауларын команданың нәтиҗәле эшләве дип бәяләде. «Бу ышанычны Татарстан чынга ашыра алыр дигән өметтә калам», — диде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot