Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" төркеме катнашучыларына Путинның сәламләвен укыды
Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 50 еллыгына багышланган “Россия - Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышын ачты.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Уфада ачылган «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды.
Үзенең сәламләвендә Путин Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән күп юнәлешләр буенча актив һәм уңышлы хезмәттәшлек итүен әйткән.
«Безне гадел демократик дөнья тәртибе принципларына бирелгәнлек, халыкара эшләрдә хокукның өстенлеген тәэмин итүгә, барлык континентларда тотрыклылыкны һәм куркынычсызлыкны ныгытуга омтылыш берләштерә. Иң мөһиме, Россия һәм Оешма әгъзалары глобаль янауларга һәм чакыруларга каршы тору, региональ конфликтларны җайга салу һәм төрле гуманитар проблемаларны хәл итү буенча көчләрне координацияли», -диелгән Путинның сәламләү хатында.
«Сезгә конфессияара диалогны киңәйтүгә, дини күптөрлелек шартларында гражданлык тынычлыгын һәм социаль тотрыклылыкны саклауга кагылышлы актуаль мәсьәләләрне карарга кирәк булачак. Сез конструктив, эчтәлекле дискуссияләр үткәрәчәксез, ә сезнең идеяләр һәм инициативалар безнең илләр һәм халыклар арасында ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итәчәк", - дип укыды Миңнеханов Путинның сәламләвен.
- Быел «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең V утырышы Башкортстан башкаласында 2019 елның 28-30 ноябрендә уза. Утырышта төркемнең 34 әгъзасы, дәрәҗәле кунакларны һәм озатып йөрүчеләрне исәпкә алмыйча, шул исәптән Россиядән төркемнең 17 әгъзасы һәм 15 илдән 17 вәкил катнаша. Барлыгы делегатлар 25 илне тәкъдим итә.
- Исегезгә төшерәбез, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев катнашында булдырылды. Ул Россия һәм Ислам илләре арасында барлык өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен төзелгән киңәшү органы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз