news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп кабат сайланды

Карар Гайдар форумы киңлекләрендә кабул ителде.

Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп кабат сайланды
tatarstan.ru

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп яңадан сайланды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Карар X Гайдар форумы киңлекләрендә Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының чираттагы гомуми җыелышы барышында кабул ителде.

Моннан тыш, Ассоциация әгъзалары Иван Федотовны Ассоциация директоры итеп сайладылар. Шулай ук җыелыш кысаларында Новгород өлкәсе һәм Саха Республикасының (Якутия) Ассоциациягә керү өчен гаризалары каралды. Гаризалар бертавыштан хупланды.

Аннары катнашучылар Ассоциация эшчәнлегенең стратегик мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм агымдагы елга эш планын билгеләделәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot