news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Россия гадәттән тыш хәлләр министры чын коткаручы буларак һәлак булды

Евгений Зиничев Красноярск краенда узган ведомствоара өйрәнүләр вакытында фаҗига килеп чыга.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде. Ул мәрхүм министрның хатыны Натальяга шул хакта телеграмма җибәрде.

«Ирегез, Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры, армия генералы Евгений Николаевич Зиничевның һәлак булуы турындагы хәбәрне ишетеп тетрәндем», — диде ТР Президенты.

«Дәүләт һәм җәмгыять иминлеген тәэмин итү буенча катлаулы эшне үз бурычы итеп сайлаган кыю, игелекле Евгений Николаевич хезмәт бурычын үтәгәндә чын яклаучы һәм коткаручы буларак һәлак булды. Безнең ил шундый көчле, ышанычлы җитәкчене, тәҗрибәле профессионалны, үз бурычына һәм Ватанына тугры кешене югалтуын тану бик авыр. Евгений Николаевичны шәхсән белү бәхетенә ирешкән һәркем аның турында якты истәлек саклар дип ышанам», — диде Татарстан Президенты.

«Сезнең кайгыгызны аңлыйм һәм чын күңелдән уртаклашам. Сез кинәт бик якын кешегезне югалттыгыз, аның белән тормыш иткәнсез һәм балалар үстергәнсез — бу зур югалту һәм күңел әрнүе. Бу авыр көннәрдә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз ярдәмен тоюыгызны, көч һәм рухи ныклык телим», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничев Красноярск краенда узган ведомствоара өйрәнүләр вакытында вафат булган.

Министр документаль фильмны төшерү өчен урын сайлаган һәм кыядан шуып төшкән кинорежиссер Александр Мельникка ярдәм итәргә тырышкан, ләкин үзе дә тотынып кала алмаган. Фаҗига Путорана платосында, Китабо-Орон шарлавыгы янында Иркингда елгасында була.

Россия Президенты Владимир Путин да министрның үлеменә бәйле кайгы уртаклашу белдерде.


news_right_1
news_right_2
news_bot