Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе институтлары җитәкчеләре белән очрашты
2010 елда башлап Татарстанга 10 миллиард доллардан артык чит ил инвестициясе җәлеп ителгән.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе институтлары директорлары һәм фәнни җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда катнашучылар белем бирү һәм халыкара элемтәләр өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Фәннәр академиясе институтлары җитәкчеләре Казанга мәшһүр совет дипломаты, СССРның тышкы эшләр министры Андрей Громыконың тууына 110 ел тулу уңаеннан халыкара куркынычсызлык проблемаларына багышланган беренче халыкара форумда катнашу өчен килде. Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып, Татарстанда Андрей Громыконың XX гасырда тынычлыкны тәэмин итү һәм ашкынып кораллануны контрольдә тотуга керткән өлешен югары бәяләүләрен билгеләп үтте.
Татарстан Президенты республиканың Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә халыкара элемтәләрне актив үстерүе хакында сөйләде. «Узган елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше – 20 миллиард, шул исәптән экспортның күләме 15 миллиард доллардан артык тәшкил итте», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан чит ил инвесторларын һәм яңа технологияләрне актив рәвештә җәлеп итә. 2010 елдан башлап республикага 10 миллиард доллардан артык чит ил инвестициясе җәлеп ителгән, 2019 елның беренче яртыеллыгында инвестицияләрнең күләме 398 миллион доллар тәшкил иткән.
«Фән һәм мәгариф өлкәсендә халыкара элемтәләр ныгый. Бүген Татарстан югары уку йортларында 14 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Шуларның 9 меңнән артыгы - Казан федераль университетында», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты республикада Казан федераль университеты базасында халыкара мөнәсәбәтләр һәм дипломатия өлкәсендә белгечләр әзерләү өлкәсендә зур эш алып барылуын билгеләп үтте. «Безнең күп кенә белгечләргә ихтыяҗ зур һәм алар төрле илләрдә, сәүдә вәкиллекләрендә үзләрен лаеклы яктан күрсәтә. Без аларның һөнәри әзерлек дәрәҗәсе югары булуы турында һәрвакыт уңай фикерләр ишетәбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты белгечләренә «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме эшендә катнашырга тәкъдим итте. Очрашуда катнашучылар шулай ук Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уртак чаралар үткәрү турында да килеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз