Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Россия дәүләт үсеше корпорациясе рәисе урынбасары белән фикер алышты
ВЭБ Төрекмәнстанны КАМАЗ продукциясе белән тәэмин итүгә финанс ярдәме күрсәтү турында игълан итте.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт үсеше корпорациясе рәисенең беренче урынбасары - идарә әгъзасы Михаил Кузовлев белән очрашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт үсеше корпорациясе арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре, аерым алганда, республика предприятиеләре продукциясен экспортлау күләмнәрен арттыру өлеше турында фикер алыштылар.
Элегрәк оешма Төркмәнстанга «КАМАЗ» ГАҖ продукциясен китерүгә финанс ярдәме күрсәтү турында игълан иткән иде. «КАМАЗ» маркалы ике мең берәмлек техниканы (алар арасында 800 үзбушаткыч, 300 борт машинасы һәм коммуналь билгеләнештәге махсус техника) якындагы ике елда кую планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз