Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Россия белән Якын Көнчыгыш мөнәсәбәтләре монголга кадәрге чорга тоташа
Россия бик күп кыйммәтләр буенча ислам цивилизациясенә иң якын ил булып тора.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия бик күп кыйммәтләр буенча ислам цивилизациясенә иң якын ил булып тора. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә «Россия — Ислам дөньясы» төркеме утырышында чыгыш ясаганда әйтте.
ТР Президенты төркем утырышын ислам бишеге булган Согуд Гарәбстанында уздыруның символик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте.
«Монда безнең диннең чишмә башы, Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган һәм җирләнгән урыны.Тарихи яктан Россия бик күп кыйммәтләр буенча ислам цивилизациясенә иң якын ил булып тора. Безнең дәүләтнең Якын Көнчыгыш белән мөнәсәбәт тамырлары монголга кадәрге чорга ук тоташа», — диде ул.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, 2022 елда Россиядә дипломат Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр, ул Советлар Союзы һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм иткән. Шулай ук киләсе елда ислам дөньясы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Идел буенда ислам тарала башлауга шул вакытта нигез салынган.
Согуд Гарәбстаны Корольлегендә «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы уза, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Утырышта Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха, Корольлекнең тышкы эшләр министры урынбасары Вәлид бин Абдул Кәрим, Бөтендөнья ислам лигасы генераль секретаре Мөхәммәд Әл-Иса, Фарсы култыгы гарәп илләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Найеф Фәлах Әл-Хаджраф һәм башкалар катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз