Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Росреестр башлыгы белән рөхсәтсез алынган җирләр хакында сөйләште
Виктория Абрамченко Казанга РФ Росреестры һәм Беларусь Дәүләт милек комитеты коллегияләренең уртак утырышында катнашу өчен килде.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында РФ икътисади үсеш министры урынбасары — Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченконы кабул итте һәм аның белән кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә Росреестр архивын төзү эшләренең барышы хакында фикер алышты. Яңа объектта Росреестрның Идел буе федераль округындагы барлык территориаль бүлекләреннән документлар тупланачак.
Алар шулай ук җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу һәм аларны тиешле булмаган максатларда файдалану очракларын ачыклау максатыннан җирне инвентарьлаштыру буенча кадастр эшләрен башкару хакында фикер алыштылар. Моның өчен уртак төркем оештыру һәм әлеге эшкә Иннополис белгечләрен дә җәлеп итү күздә тотыла, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз