news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Рособрнадзор башлыгы белән Татарстанда мәгарифне үстерү хакында фикерләште

Сергей Кравцов белән очрашу Казан Кремлендә узды.

Миңнеханов Рособрнадзор башлыгы белән Татарстанда мәгарифне үстерү хакында фикерләште
tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итте.

«Яклар республикада мәгарифне үстерү, аның сыйфатын бәяләү системасын камильләштерү һ.б. актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты», - диелә хәбәрдә.

Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot