news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Росагролизинг» башлыгы белән аграрийларга ярдәм чаралары хакында сөйләште

Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» агротехнология күргәзмәсе уза.

Миңнеханов «Росагролизинг» башлыгы белән аграрийларга ярдәм чаралары хакында сөйләште
https://tatarstan.ru

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән үзара хезмәттәшлеккә бәйле кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яклар Татарстан һәм „Росагролизинг“ АҖ арасындагы үзара хезмәттәшлек, аерым алганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен ташламалы лизинг программаларын гамәлгә ашыру, фермерларга ярдәм күрсәтү, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар китерүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.

«Росагролизинг» АҖ башлыгы республикага «Татарстанда кыр көне — 2020» агротехнология күргәзмәсендә катнашу өчен килде. Күргәзмә 2-4 июльдә Лаеш районында уза. Экспозициядә авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар, шулай ук чәчү материаллары, агрохимия, үсемлекчелектәге яңа технологияләр тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot