Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Ромекс-Кубань» генераль директоры белән уртак проектлар турында фикер алышты
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Прокопенко белән очрашты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре Альберт Нәфыйгин һәм Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Прокопенко үзара файдалы уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Rumex Group илнең көньягында әйдәп баручы инвестиция-девелопер холдингларының берсе булып тора. Компания инвестицияләр, төзелеш һәм идарә өлкәсендә эшли, торак һәм коммерция күчемсез мөлкәтендәге проектларны тормышка ашыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз