Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов РФ Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышын үткәрде
Әлеге мәйданчыкның төбәкләрне борчый торган төп мәсьәләләр хакында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләүдә файдасы зур, дип искәртте ТР Президенты.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышын үткәрде. Җыелыш Гайдар форумы кысаларында узды, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар ил Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны үтәү буенча башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге биреп кенә калмый. Аның фикеренчә, «әлеге мәйданчыкның төбәкләрне борчый торган төп мәсьәләләр хакында фикер алышу һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләүдә файдасы зур».
Очрашуда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты. Ул Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите комиссиясе утырышы әзерләнүе хакында искәртте. «Системаны камилләштерү буенча реаль тәкъдимнәр көтәбез», - дип билгеләп үтте моңа бәйле рәвештә федераль министр.
Татарстан Президенты (ул әлеге комиссияне җитәкли), үз чиратында, болай дип белдерде: «Безгә комиссия утырышына бик җитди әзерләнергә кирәк. Төзелешкә бәйле мәсьәләләр актив рәвештә хәл ителә, ә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча башкарасы эшләр бик күп әле, төбәкләрдән актуаль инициативалар көтеп калабыз».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз