Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Республика хастаханәсендә интенсив терапиянең яңа автоном блогын карады
Бүлектә тормыш өчен мөһим функцияләренең авыр бозылулары булган пациентларга ярдәм күрсәтеләчәк.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең интенсив терапия автоном блогында булды, анда тормыш өчен мөһим функцияләре авыр бозылулары булган пациентларга ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
17 апрельдә ачылган блокта ремонт үткәрелде, шулай ук бүлекне өстәмә җиһазлар белән тәэмин иттеләр. Хәзер биредә интенсив терапиянең җиде койкасы оештырылган - алар ИВЛ (үпкәләргә ясалма сулыш алдыру) һәм ЭКМО (экстракорпораль мембрана оксигенациясе) аппаратларына тоташтырылган. Әгәр ИВЛ үпкәләргә җиңел чиста коры кислород биреп, аларны углекислый газлардан арындырса, ЭКМО исә канны кислород белән тулыландыру һәм үпкәләрне углекислый газлардан чистарту кебек барлык функцияләрне башкара.
«Безнең хәзер аеруча авыр очракларда да ярдәм итәргә сәләтле иң заманча җиһазлар бар. Без вакыйгалар үсешенең теләсә нинди сценариена әзер булырга тиеш, — дип искәртте Татарстан Президенты бүлектә булганда. - Мондый мөмкинлекләрнең бизнесның социаль җаваплылыгы аркасында барлыкка килүе аеруча мөһим».
Проект Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы һәм финанс ярдәме белән тормышка ашырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз