news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов "Ренова" җитәкчелеге вәкиле белән сәнәгатьне цифрлаштыру турында фикер алышты

Очрашуда ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың зур предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Миңнеханов "Ренова" җитәкчелеге вәкиле белән сәнәгатьне цифрлаштыру турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәр кыла. Визит кысаларында ул «Ренова-Холдинг Рус» ҖЧҖнең стратегик планлаштыру һәм үсеш буенча директоры Олег Фомичев белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар нефть чыгару, нефть химиясе һәм «кара алтын» эшкәртү, машина төзелеше өлкәләрендә сәнәгый җитештерүне цифрлаштыру буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Очрашуда ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың зур предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot