Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Раифа янындагы төзелеш эшләренең законлымы-түгелме икәнен тикшерергә кушты
Яшел Үзән районында яшәүчеләр, төзелеш эшләренә зарланып, ТР Президентына мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа тыюлыгы янында алып барылган төзелеш эшләренең законлымы-түгелме икәнлеген тикшерергә кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«ТР Президенты Аппаратына Яшел Үзән районының Ильинское бистәсендә яшәүче гражданнардан күмәк мөрәҗәгать килде. Аларны бистә территориясендә алып барылган төзелеш эшләре борчуга салган, аерым алганда, әлеге эшләр анда урнашкан күлгә һәм тулаем алганда Раифа тыюлыгына зыян китерер дип куркалар», - диде Галимова.
«Президент әлеге мөрәҗәгать белән танышкач, табигатьне саклау прокуратурасына җентекле тикшерү үткәрергә һәм аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул итәргә йөкләмә бирде», - дип өстәде ул.
Матбугат хезмәте җитәкчесе искәрткәнчә, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча тикшерү нәтиҗәләре белән бистә халкын да таныштырачаклар.
Моңа кадәр Ильинское бистәсендә яшәүчеләр петиция бастырып чыгарган иде. Анда Ильинское күленең төньяк өлешендәге территориянең Раифа составыннан чыгарылып, коттеджлар төзелешенә бирелүе искәртелә.
«Ильинское күле тугае тыюлыктагы җәнлекләрнең бердәнбер миграция юлы булып тора. Җәен күлнең төньяк ярында аккошлар, челәннәр һәм кыргый үрдәкләр оя кора. Күлдә зур балыклар, кыслалар яши. Тыюлыкта коттеджлар төзү табигый су асты агымнарына зыян китерәчәк», - дип язган бистәдә яшәүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз