Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Һәр үзмәшгуль кеше шәхси эшмәкәр дәрәҗәсен алырга омтылырга тиеш
Үзмәшгуль эшмәкәрләр Татарстан Президентына идеяләрен һәм легальләштерү буенча сагаюларын җиткерделәр.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Һәр үзмәшгуль кеше шәхси эшмәкәр дәрәҗәсен алырга омтылырга тиеш. Бу хакта үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
Чараны Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов алып барды.
“Динамика булырга тиеш. Баштан легальләштерергә кирәк, аннан шәхси эшмәкәр булырга, аннан инде кече яки урта бизнес предприятиесен ачарга кирәк”, - диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты карамагындагы эшмәкәрлек хокуклары буенча совет үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр эшчәнлеген өйрәнүне быел май аенда башлады. Мондый карар “Бәхетле” оешмасы генераль директоры Мөслимә Латыйпова гаризасыннан соң кабул ителде.
Апрель аенда советның киңәйтелгән утырышында М.Латыйпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка декретта утыручы әниләрнең социаль челтәрләр аша торт сатуына зарланган иде. Андый бизнес, Латыйпова фикеренчә, нигезсез өстенлек бирә – салым түләргә һәм социаль фондларга акча күчерергә кирәкми, мондый бизнес нигезсез өстенлекләргә ия — алар салым түләми, социаль фондларга акча күчерми. Нәтиҗәдә, белгечләр, зуррак "соры" хезмәт хакы артыннан шундый эшмәкәрләргә китә.
Аннан Татарстанның үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр өчен салым җыю системасын гадиләштерүне тормышка ашыру буенча пилот проектында катнашуы билгеле булды.

Үзмәшгуль эшмәкәрләр Татарстан Президенты белән очрашуда идеяләрен һәм легальләштерү буенча сагаюларын җиткерделәр.
Очрашу соңында Рөстәм Миңнеханов очрашуга килүчеләргә рәхмәт әйтте һәм аларның теләкләре искә алыначак, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз