news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәр районда кулланучылар кооперациясе структурасын булдыру бурычын куйды

Миңнеханов сүзләренчә, Россиядә башка андый структура юк.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Татарстанның һәр районында кулланучылар кооперациясенең тулы кыйммәтле структурасы булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов белдерде.

“Районда кулланучылар кооперациясенең тулы кыйммәтле структурасын булдыру бурычын куярга кирәк. Ул мөһим функцияләрне үти. Кулланучылар кооперациясе социаль бурычларны да хәл итә”, - дип белдерде Миңнеханов. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Аның сүзләренчә башка андый структура юк. Хәзерге вакытта ул мөһим бурычларны хәл итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot