Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Путинның торак төзелеше өлкәсендә күрсәтмәләрен ничек үтәргә икәнен әйтте
Татарстан Президенты Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында катнашты.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Владимир Путинның «май» указларын үтәү кысаларында торак төзелеше темпларын арттыру өчен инженерлык, социаль һәм транспорт инфраструктурасын үстерүне тәэмин итәргә, шулай ук ипотека буенча ставкаларны киметергә кирәк. Бу фикерен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә медиаклуб утырышында әйтте.
«Торак һәм уңайлы шәһәр мохите өлешендә мин Россия Дәүләт Советының эшче төркемен җитәклим, бүген без инде дүртенче тапкыр җыелдык. Эскроу-счетлар буенча зур борчулар булды — ипотека буенча кимү бар, чөнки схема үзгәрде», - дип сөйләде Миңнеханов.
Татарстан Президенты Россия Төзелеш министрлыгы һәм Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителә торган системалы карарлар хәлне төзәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаныч белдерде.
«Ипотека бәясен киметү өлешендә берникадәр ярдәм кирәк. Чөнки фатирларны төзү генә түгел, сату да кирәк бит. Бүген ил буенча ипотека ставкасы 9,5 процент. 7 процент дип әйттеләр, әлегә без ул күрсәткечләрне күрмибез», - дип белдерде республика җитәкчесе.
Татарстан Президенты үз чыгышында «май» указларын үтәү өчен комплекслы карарлар кирәк, диде.
«Моның өчен инженерлык, социаль һәм транспорт инфраструктурасын әзерләргә кирәк, ә бу вакыт һәм акча таләп итә. Бүген без бу мәсьәләләр буенча фикер алыштык, Минемчә, без Россия Хөкүмәтенә һәм Президентына хәбәр итү формасын табарбыз», — дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз