Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Путинның махсус вәкиле белән цифрлаштыруны координацияләү эше хакында сөйләште
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ил үсешендә технологик ыргылышны тәэмин итү юллары да каралды.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле, Стратегик инициативалар агентлыгының «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры Дмитрий Песков белән икътисад һәм социаль өлкәне цифрлаштыру эшен координацияләү хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда ил үсешендә технологик ыргылышны тәэмин итү юллары да каралды. Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 1 мартында Федераль Җыенга юлламасында аның әһәмияте хакында белдергән иде.
Фикер алышуда шулай ук вице-премьер — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстанның башка кайбер министрлык һәм ведомство вәкилләре дә катнашты. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Роман Шәйхетдиновның төбәк предприятиеләрен җитештерүне цифрлаштыру өчен югары уку йортларын активрак кулланырга чакыруы хакында хәбәр иткән иде.

Дмитрий Песков РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле итеп быелның җәендә билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз