news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путиннан йогышлы авырулар хастаханәсе төзелешенә финанс ярдәм сорады

Казанда 232 урынга исәпләнгән йогышлы авырулар хастаханәсен 15 августка сафка бастыру планлаштырыла.

Миңнеханов Путиннан йогышлы авырулар хастаханәсе төзелешенә финанс ярдәм сорады

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путиннан Казанда яңа төзелә торган йогышлы авырулар хастаханәсе өчен финанс ярдәм сорады. Бу хакта ул Россия Президенты белән эшлекле очрашу вакытында хәбәр итте.

«Төзеп бетерәсез бит инде, сезгә нинди ярдәм кирәк?» — дип сорады Владимир Путин.

«Әлегә без кредит исәбенә төзибез, бераз акчалата ярдәм итсәгез иде. Хәзер керем аз, без рәткә киләчәкбез. Әгәр сез ярдәм итсәгез, рәхмәтле булыр идек», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты бу мәсьәләне карарга вәгъдә итте.

Искәртеп үтәбез, 15 августта Казанда 232 урынга исәпләнгән йогышлы авырулар хастаханәсен сафка бастыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100