news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путиннан ярдәм сораган качаклар проблемасын хәл итүне йөкләде

Донецк өлкәсенең Дзержинск шәһәреннән күп балалы гаилә Украинада сугыш хәрәкәтләре башлангач Татарстанга күченеп кайткан.

Миңнеханов Путиннан ярдәм сораган качаклар проблемасын хәл итүне йөкләде
архив

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы җитәкчелегенә Украинадан кайткан качаклар гаиләсенә Россия гражданлыгы алуда тулы ярдәм күрсәтергә кушты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча әлеге гаиләгә Чаллы хакимиятенең җаваплы түрәләре килде. Очрашу нәтиҗәсендә бу мәсьәләне хәл итү вариантлары буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Бу мәсьәләне хәл итүдә республика ягыннан мөмкин булган бар ярдәм күрсәтеләчәк», - диде Галимова.

Украина качакларының гаиләсе бүген Президенттан ярдәм сорап «Владимир Путин белән туры элемтә» тапшыруына мөрәҗәгать итте. Гаилә башлыгы хәбәр иткәнчә, ул һәм аның туганнары Россия гражданлыгы алуның гадиләштерелгән процедурасыннан файдалана алмый, чөнки алар Чаллыга Украинаның кораллы көчләре карамагындагы территориядән килә.

Владимир Путин ярдәм итәргә вәгъдә итте. «Мин норматив базага нинди төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертергә кирәклеген карыйм, бу мәсьәләне кәгазь буенча түгел, ә асылда хәл итү өчен кирәк. Рөстәм Нургалиевич ишетә, без аның белән сезнең конкрет очракта бу мәсьәләне хәл итү һәм мөмкин кадәр тизрәк хәл итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләшәчәкбез.

Сезнең гаиләгезгә һәм туганнарыгызга карата карар тиз кабул ителәчәк. Гомумән, Россиядә булган Украинаның башка гражданнарына карата да бу процесс максималь либераль булсын өчен, норматив базага нинди үзгәрешләр кертергә кирәклекне карарбыз», – диде Владимир Путин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100