Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Путиннан яңа төзелешләргә ташламалы ипотека программасын озайтуны сорады
Татарстан Президенты Россия Дәүләт Советы һәм Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының уртак утырышында катнаша.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә ташламалы яңа торакка ипотека программасын (еллык ставкасы 6,5 процент) озайтырга кирәк, чөнки бу инструменттан башка төзелеш өлкәсендә илкүләм максатларга ирешү кыен булачак. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш советының уртак утырышында әйтте.
«Сезнең ярдәм белән 2021 елның 1 июленә кадәр ташламалы ипотека программасы (еллык ставкасы 6,5 процент) озайтылды. Сездән киләчәктә аны озайтуны озак вакытлы ихтыяҗны һәм тәкъдимнәрне формалаштыру мөмкинлеген карауны сорыйсы килә. Ипотека мәсьәләсе беренче урында тора. Әлеге программадан башка торак буенча илкүләм максатлар күрсәткечләренә ирешү бик кыен булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук торакны сафка бастыру күләмен елга 120 млн квадрат метрга кадәр арттыру өчен территорияләрне комплекслы үстерүне тәэмин итәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
Республика җитәкчесе видеоконференцэлемтә режимында Дәүләт Советы һәм Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының уртак утырышында катнаша. Утырыш Россия Дәүләте башлыгы Владимир Путин рәислегендә уза.
Элегрәк Россия Президенты РФ Дәүләт Советының 104 кешедән торган яңа составын раслады. Дәүләт башлыгы белән бергә анда Россия Премьер-министры, Россия Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы спикерлары, Дума фракцияләре лидерлары, төбәкләр башлыклары, Президентның федераль округларында вәкаләтле вәкилләре һәм дәүләт башлыгы администрациясе вәкилләре, шулай ук Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр берлеге һәм Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе җитәкчеләре керде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Советының яңа составына «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эш төркеме җитәкчесе буларак керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз