news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путинга Татарстанда Haier “акыллы заводы”н төзергә тәкъдим итте

Кытай корпорациясе Яр Чаллыда эре сәнәгать паркы төзергә планлаштыра.

Миңнеханов Путинга Татарстанда Haier “акыллы заводы”н төзергә тәкъдим итте
архив

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләте башлыгы Владимир Путинга Татарстанда Haier “акыллы заводы”н төзергә тәкъдим иткән. Бу хакта бүген республика җитәкчесе Кытай Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн әфәнде белән очрашуда хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте яза.

Ван Юн җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе сишәмбе көнне Чаллыда булды, анда "КАМАЗ" ГАҖ һәм Haier көнкүреш техникасы җитештерү заводы эше белән танышты.

"Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинга Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында дәүләт башлыклары катнашында Haier “акыллы заводы”н проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүне имзалау үтенече белән мөрәҗәгать итте", — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Президенты Ван Юн әфәндедән әлеге тәкъдимне хуплауны сорады.

2016 елда Кытайның Haier корпорациясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты, хәзерге вакытта кер юу машиналары заводын төзү буенча эш алып барыла, аны сентябрь аенда ачу планлаштырыла.

2018 елда корпорация Яр Чаллыда 125 га якын мәйданлы сәнәгать паркын төзү планнары турында игълан итте. Проектка инвестицияләр 1 млрд доллар тәшкил итәчәк. Haier сәнәгать паркында 5 меңнән артык эш урыны булдыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100