news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Путинга пластик һәм каучук экспортлаганда кыенлыклар турында сөйләде

Татарстанның нефть химиясе продукциясе экспортын көнбатыш партнерларының чикләү чаралары кыенлаштыра, шул ук вакытта Россия базары республика өчен ачык булып кала.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Көнбатыш партнерларның чикләү чаралары аркасында дөнья базарында нефть химиясе продукциясен, аерым алганда, пластиканы һәм каучукны экспортлау проблемалары бар. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән видеоэлемтә буенча эшлекле очрашуда хәбәр итте.

«Безнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагы эшли, әмма безнең продукцияне экспортка чыгару кыенлаша, чөнки Россия базары ачык, ә безнең көнбатыш партнерларыбыз пошлиналар һәм чикләү чаралары кертә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Путин Татарстаннан нефть продуктларын экспортлау проблемасына аерым игътибар бирде. «Хөкүмәт дәрәҗәсендә җавап бирә алу өчен миңа җентекләбрәк хәбәр итегез», — диде Россия Президенты.

Рөстәм Миңнеханов чикләү чаралары кертүче илләр турында хәбәр итәргә вәгъдә итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot