news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путинга пандемия вакытында КАМАЗ заводының эшчәнлеге турында сөйләде

Татарстан Президенты Россия Президентына республиканың зур предприятиеләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтте.

Миңнеханов Путинга пандемия вакытында КАМАЗ заводының эшчәнлеге турында сөйләде

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча эшлекле очрашуда Россия Президенты Владимир Путинга республиканың эре автомобиль төзелеше заводының эш темплары турында сөйләде.

«КАМАЗ апрельдә 3 113 данә автомобиль ясады. Ә майда эш көннәре азрак, шуңа күрә 2800 автомобиль җитештерде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты дәүләт башлыгына автомобиль төзелеше, авиатөзелеш, оборона сәнәгате, ягулык-энергетика, төзелеш һәм транспорт комплексларына ярдәм итү буенча кабул ителгән карарлар өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100