news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путинга хаким туграсы бүләк итте

Дәүләт идарәчесенең исеме һәм титулы язылган мондый тугралар Көнчыгышта хакимият башлыгының шәхси билгесе буларак кулланылган.

Миңнеханов Путинга хаким туграсы бүләк итте
president.tatarstan.ru, dumrt.ru

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”).  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына аның исемендәге туграны бүләк итте. Әлеге туграны Казан каллиграфы Рамил хәзрәт Насыйбуллов ясаган.

Кичә, 25 гыйнвар көнне, Россия Президенты Владимир Путин Казанда ислам руханилары белән очрашты. Очрашу Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга исемле тугра һәм тарихи миниатюралар бүләк итте. Гарәп язуы белән бизәкләп эшләнгән, дәүләт идарәчесенең исеме һәм титулы язылган тугралар Көнчыгышта дәүләт хакименең шәхси билгесе буларак кулланылган.

Көнбатышта исә, мондый билге буларак, бүген заманча кулланыштагы герб-тугра гамәлдә йөргән. Рус патшалары, Петр I гә кадәр, мөселман идарәчеләренә җибәрелгән Грамота һәм юлламаларын раслар өчен нәкъ менә шундый тугралар кулланган. Көнчыгыш традицияләре буенча, бүген тугра нигездә символик һәм мәдәни төсмергә ия.

Миннеханов Путинга шулай ук Россиядә ислам тарихын чагылдырган, 200 еллык тарихка ия миниатюралар да бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100