news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путинга Covid-кризистан соң Татарстан икътисадын торгызу турында сөйләде

Россия Президенты Татарстан җитәкчесе белән видеоконференция режимында аралашты.

Миңнеханов Путинга Covid-кризистан соң Татарстан икътисадын торгызу турында сөйләде

(Казан, 28 август, «Татар-информ»).Covid-19 пандемиясе аркасында чикләүләр вакытында финанс тотрыклылыгын саклап калу өчен Татарстан предприятиеләре 10 млрд сумнан артык ярдәм алды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте.

«Хөрмәтле Владимир Владимирович, сезнең карарларыгыз ярдәмендә мөһим ярдәм чаралары күрелде, шул исәптән система барлыкка китерүче оешмаларга да. Алар 7 млрд сумнан артык ташламалы кредит алды, зур предприятиеләргә халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калу өчен 3,5 млрд сум кредит бирелде, башка чаралар күрелд», — диде Миңнеханов.

Чикләү кысаларында предприятиеләр эшчәнлеге өчен шартлар тудырылган. «Болар барысы да эшкәртү оешмаларын саклап калырга мөмкинлек бирде, анда җиде ай нәтиҗәләре буенча узган елга карата 5,2 процентка үсеш күзәтелә. Нефть эшкәртү 14 процентка якын артты, азык-төлек сәнәгате — 18 процентка», — диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, күрелгән чаралар һәм чикләүләрне алу аркасында республикада кайбер икътисад күрсәткечләр яхшырды. Апрель аенда 72,4 процентка кадәр кимегән ваклап сату сәүдәсе июль аенда 94,1 процентка кадәр торгызылды инде. Түләүле хезмәтләр күләме апрель аендагы 57 проценттан июль аенда 85,5 процентка кадәр артты. 2020 елның беренче яртыеллыгында төп капиталга инвестицияләр 209 млрд сум булды.

«Кече һәм урта бизнеска килгәндә, федераль ярдәм чаралары тагын да зуррак булды. 40 меңнән артык эшмәкәр кичектергесез ихтыяҗлар өчен 18 миллиард сумга якын субсидия, хезмәт хакын түләү һәм эш белән тәэмин итүне саклау өчен ташламалы кредитлар алды. 16,7 миллиард сумлык 2 мең кредит реструктуризацияләнде», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов үз докладында Татарстанда онлайн-сәүдә өчен инфраструктура актив үсүен искәртте.

«Төп бурыч — халыкны эш белән тәэмин итү. Ел башыннан эшсезләр саны 68 мең кешегә артып, 79 мең тәшкил итте. Эшсезләр составын анализлау күрсәткәнчә, һәр икенче кеше „соры“ хезмәт базарыннан килгән яки озак вакыт эшләмәгән. Шул ук вакытта республикада 40 меңнән артык вакансия бар», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов быелның җиде аенда Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәре 3,1 процентка артканлыгын әйтте, ел нәтиҗәләре буенча 5 миллион тоннадан артык ашлык җыю күзаллана.

Торак төзелеше өлешендә 3 миллион квадрат метр торак тапшыру планлаштырыла. «Тармакка ярдәм итү буенча кабул ителгән карарлар өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу — ташламалы кредитлар (6,5 процент), Татарстанда 3,6 мең кредит алынган һәм шулай ук авыл ипотекасы, аның кысаларында 760 кредит бирелгән», — диде.

«Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, төбәкләрнең фикерен белдерәм һәм Владимир Владимирович, әлеге чараларны озынайту ихтыяҗы турында сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына.

Россия Президенты Татарстан хакимияте органнары эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Рөстәм Нургалиевич, Татарстан, гадәттәгечә, татарстанлыларның тырышлыгы, барыннан да элек, сезнең тырышлыгыгыз, сезнең команда тырышлыгы нәтиҗәсендә күп еллар дәвамында төп күрсәткечләр буенча лидер булып тора», — диде Владимир Путин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100