news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Путин тарафыннан куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итәргә кушты

РФ Президенты авыл җирендә спорт инфраструктурасын үстерүне һәм яшьләр өчен спорт клублары төзүне тәэмин итәргә йөкләмә бирде.

Миңнеханов Путин тарафыннан куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итәргә кушты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путинның йөкләмәләрен (ул аларны Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында җиткерде) үтәү буенча төбәк планын әзерләү бурычын куйды. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышы (аны кичә Түбән Новгородта Владимир Путин үткәрде) нәтиҗәләре буенча республика Президенты Татарстан Хөкүмәтенә дәүләт башлыгы тарафыннан төбәкләр алдына куелган бурычларны үтәү буенча чараларның комплекслы планын әзерләргә йөкләмә бирде», - диде Галимова.

Владимир Путин Совет утырышында ясаган чыгышында искәрткәнчә, Россиядә 2024 елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 55 процентка җиткерү бурычы куелган. РФ Президенты яшьләр һәм авыл җирендә яшәүчеләрне спортка тартуга аерым басым ясады.

«Советның эшче төркеме тарафыннан авыл җирендә физкультура һәм спортны үстерү буенча ведомствоара программа әзерләү һәм кабул итү тәкъдимен хуплыйм. Ул гамәлдәге инфраструктураны яңартуны һәм яңа, күпфункцияле спорт инфраструктурасы төзүне күздә тота. Аны кадрлар белән тәэмин итү һәм каршылыкларсыз мохит тудыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк», - диде Путин.

Ул яшәү һәм эш урыны буенча физкультура-спорт клублары оештыру һәм аларга системалы ярдәм күрсәтү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

«Үсеп килүче буынга аерым игътибар бирергә кирәк. Биредә шулай ук мәктәп һәм студентлар спорт клублары төзү, аларны ярышлар системасына кертү дә максатка ярашлы булачак», - диде дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100