news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Профессионалларны өйрәтергә һәм алар өчен шартлар тудырырга кирәк

Татарстан Президенты сүзләренчә, хәзерге шартларда югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләргә кирәк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Якындагы елларда республикада икътисадның киләчәктә үсеше өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак. Бу процессны уку йорты һәм предприятие алып барырга тиеш.

Күптән түгел республиканың Иминлек советы утырышы узды, анда кадрлар сәясәте төп темаларның берсе булды, дип искәртте ул. Татарстанның сәнәгать үсешен исәпкә алып, яшьләрне эшче һөнәрләргә җәлеп итү стратегик әһәмияткә ия. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары белән үткәрелгән йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.

«Мин бүген безнең икътисад тармакларына кирәкле белгечләр әзерләү программасын эшләргә куштым. Ләкин монда хәрәкәт ике яктан булырга тиеш. Әгәр дә предприятие җитәкчесе аның эшләргә кешесе юк, дисә, бу предприятиедә хезмәт шартлары, хезмәт хакы, үсеш перспективалары белән кызыксынырга кирәк», — дип аңлатты Миңнеханов үз позициясен. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, хәзерге шартларда югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерләргә кирәк, алар предприятиеләрнең эш процессына тоткарлыксыз кереп китә алырга тиеш. 

«Беренчедән, без кадрлар әзерләү сыйфатын арттырырга тиеш, ә икенче яктан, бу белгечләр өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк: яхшы торак, югары хезмәт хакы һәм башкалар. Бу балансны сакларга кирәк», — дип йомгаклады ТР Президенты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100