Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты
Дмитрий Медведев кече һәм урта бизнесны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә багышланган фикер алышу уздырды.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты турында фикер алышуга багышланган чараны үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә илдә 6 миллионга якын кече предприятие (19 млн эш урыны) исәпләнә, ә кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулай продуктка керткән өлеше 22 процентта бәяләнә. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, хәзер икътисадтагы кече һәм урта бизнес өлешен арттыру бурычы тора. Алга киткән илләр белән чагыштырырлык дәрәҗәгә чыгып, моның өчен предприятиеләр санын, аларның хезмәтләре һәм продукциясе күләмен берничә мәртәбә арттырырга кирәк.
«Бу максатлар өчен милли проект эшләргә тиеш. Аның бюджеты – ярты триллион сум. Аңа биш федераль проект керә, алар эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшыртуга һәм кече һәм урта предприятиеләрнең финанс ресурсларына, ташламалы кредит бирүне дә кертеп, үтеп керүен киңәйтүгә юнәлдерелгән», — дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Милли проектлар буенча төбәкләрнең күпчелеге кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә субсидияләр бирү турында килешү төзеде. Аның кысаларында алар планлаштырылган чараларны финанслый ала.
Шулай ук Медведев илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда уза торган үзмәшгульләрне теркәү буенча сынау проекты турында искәртте. Проект стартына 50 меңгә якын кеше теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз