Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Президент программасы буенча ремонтланган янгын сүндерү техникасын карады
Республика Президентына шулай ук ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылган «Татарстан сагында – 100 ел: документлар, фактлар, фотолар» дигән күргәзмә буйлап экскурсия дә үткәрделәр.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджеты акчасына янын сүндерү автомобильләрен капиталь ремонтлау программасы буенча төзекләндерелгән ЗИЛ, УРАЛ һәм КАМАЗ шассиендагы техника белән танышты. Күргәзмә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган уртак йомгаклау коллегиясе алдыннан оештырылды.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә 2018 һәм 2019 елларда 80 янгын сүндерү автомобиле капиталь төзекләндерелде, аларны эксплуатацияләү вакыты 10 ел һәм аннан да артып китә. Әлеге максатларга 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүген сез әлеге автоцистерналарны үз күзләрегез белән күрдегез», - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин. 2020 елда ЗИЛ шассиендагы – 40, КАМАЗ шассиендагы 8 янгын сүндерү автомобилен капиталь ремонтлау күздә тотыла. Әлеге максатларга 109,5 миллион сум акча бүленгән.
Республика Президентына шулай ук ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылган «Татарстан сагында – 100 ел: документлар, фактлар, фотолар» дигән күргәзмә буйлап экскурсия дә үткәрделәр. Миңнеханов гражданнар оборонасы системасы үсеше, халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм Татарстан Республикасы су объектларында иминлекне тәэмин итү турында сөйли торган архив документлары һәм экспонатлар белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз